«Балаларның иң яхшы дусты»: тематик сәгать (0+)

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Букчадагы киштәләр: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» программасы кысаларында, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Балаларның иң яхшы дусты» дигән тематик сәгать оештырды.

4
3
2
1

Видеопрезентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең гаиләсе белән танышты, аның балачагыннан күп кенә кызыклы фактларны белде. «Үлмәс шигырьләрем» дип аталган китап күргәзмәсе шагыйрь иҗаты турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итте. Чара барышында шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде, балалар сәнгатьле итеп «Кызыл ромашка», «Парашютсыз курчак», «Маэмай» һәм башка шигырьләрне укыдылар. Әлеге очрашу яшь китап сөючеләргә бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте, һәм күпләр өчен гаҗәеп һәм кызыклы ачыш булды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: